Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Миңнеханов: Социаль әһәмиятле барлык дәүләт хезмәтләре электрон форматта булачак

Социаль әһәмиятле барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр ел ахырына кадәр электрон форматка күчереләчәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Знание» Россия җәмгыяте проекты кысаларынд...

Социаль әһәмиятле барлык дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр ел ахырына кадәр электрон форматка күчереләчәк. Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Знание» Россия җәмгыяте проекты кысаларында студентларга укыган лекциясендә әнә шулай дип белдерде.
«Бүген Татарстан цифрлаштыру, хезмәт күрсәтү һәм сервислар өлкәсендә алдынгы урында. Без быел барлык дәүләт сервисларын электрон төргә күчерергә тиеш. Ялгышмасам, 70 хезмәтне без инде күчердек, тагын 40 хезмәтне күчерергә кирәк. Бу Татарстан белгечләре башкарган бик зур эш», — диде ул.
Президент шулай ук республикада уйлап табылган IT-чишелешләрнең Россиянең күп кенә төбәкләрендә, шул исәптән Мәскәүдә дә кулланылуын әйтте. Республиканың хакимият органнарын цифрлаштыру дәвам итә, бу исә югары квалификацияле белгечләр таләп итә.
«Аерым блок — кадрлар әзерләү. Бүген безнең югары һәм урта белем бирү йортлары 3 меңгә якын белгеч әзерләп чыгара. IT-юнәлештәге мәктәпләргә игътибар зур. Информатикадан бердәм дәүләт имтиханын гына алсак та, Россиядәге уртача күрсәткечләр белән чагыштырганда, бездәге үсеш югары. Кырык проценттан артыгы информатиканы сайлый», — дип әйтеп үтте Миңнеханов.
Россия Федерациясендә илкүләм проектлар 2019 елдан, Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә гамәлгә ашырыла. Алар 12 юнәлештә: «Сәламәтлек саклау», «Мәгариф», «Экология», «Демография» «Фән», «Культура», «Торак һәм шәһәр тирәлеге», «Цифрлы икътисад» һәм башка юнәлешләрдә башкарыла.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: