Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Минтимер Шәймиев «Хәрби туганлык» Бөтенроссия оешмасының мактаулы әгъзасы булды

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә „Хәрби туганлык“ Бөтенроссия оешмасының мактаулы әгъзасы» дигән исем бирелде.ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Шәймиевкә күкрәк билге...

Бүген Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевкә „Хәрби туганлык“ Бөтенроссия оешмасының мактаулы әгъзасы» дигән исем бирелде.
ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Шәймиевкә күкрәк билгесе һәм таныклыкны республика Президенты Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Тантана Татарстанның Террорчылыкка каршы комиссиясе утырышы алдыннан узды.
Шәймиевкә әлеге мактаулы исемне бирү турындагы боерыкны «Хәрби туганлык» оешмасы рәисе Борис Громов имзалады. Күкрәк билгесен тапшырыр алдыннан Миңнеханов Громов исеменнән юлланган котлау телеграммасын укыды.
«Хөрмәтле Минтимер Шәрип улы! Әфган сугышын узган солдатлар, сержантлар, офицерлар һәм генераллар ветераннарның социаль, көнкүреш проблемаларын хәл итүдә күрсәткән ярдәмегез өчен сезгә бик тә рәхмәтле», - диелә текстта.
"Татар-информ"
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: