Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»
Мәскәү Сабан туена барырга теләүчеләр бармы?

Мәскәү Сабан туена барырга теләүчеләр бармы?

Мәскәүдә традицион татар-башкорт Сабан туе 6 июльдә узачак. «АТОМ» газетасының баш мөхәррире һәм Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе вәкиле Илдар Мөхәммәтҗанов шул хакта хәбәр итте.«Чара ике көн дәв...

13 мая 2019

Мәскәүдә традицион татар-башкорт Сабан туе 6 июльдә узачак. «АТОМ» газетасының баш мөхәррире һәм Мәскәү Татар милли-мәдәни автономиясе вәкиле Илдар Мөхәммәтҗанов шул хакта хәбәр итте.
«Чара ике көн дәвам итәчәк. Сабан туе 6 июльдә Коломенское музей-тыюлыгында узачак, ә 7 июльдә Мәскәү ипподромында Сабан туе призына ат чабышлары оештырылачак», — дип хәбәр итте Мөхәммәтҗанов.
Бәйрәм «Сабан туе буйлап сәяхәт» дигән исем астында үтәчәк. Һәр елдагыча традицион уеннар оештырылачак, балалар һәм яшьләр мәйданчыкларында яшь башкаручылар тамашачыларның күңелен күтәрәчәк, шулай ук мәйданда татар һәм башкорт авыллары «үсеп чыгачак», дип искәртте ул.
Моннан тыш, күпсанлы спорт мәйданчыклары эшләр дип көтелә. Аларда татар-башкорт көрәше белән бергә, регата, йөгерү, спортның командалы төрләре (һ.б.) тәкъдим ителәчәк.
Сабантуй сәхнәсендә Татарстан һәм Башкортстанның җыр һәм бию коллективлары, популяр артистлар чыгыш ясаячак, алар борынгы халык көйләре белән бергә заманча җырларны да яңгыратачак. Бәйрәм кунаклары төрки халыкларның милли ризыкларын авыз итә алачак. Мөхәммәтҗанов сүзләренчә, быел Башкорт автономияле республикасы оешуның 100 еллыгына басым ясау күздә тотыла.
Шунысын да искәртик, узган ел Мәскәү Сабан туеның баш батыры булып Татарстан егете Раил Нургалиев танылган иде.
Татар-информ
97b92a4ac94cafd667ea3b804dcde379_xl

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: