Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Казанда төрки халыкларның XV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале узачак

6-нчы июньнән 11-нче июньгә кадәр Казанда төрки халыкларның XV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале узачак. Татарстан башкаласында Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиянең...

6-нчы июньнән 11-нче июньгә кадәр Казанда төрки халыкларның XV «Нәүрүз» Халыкара театр фестивале узачак. Татарстан башкаласында Казахстан, Кыргызстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Таҗикстан һәм Россиянең милли республикаларыннан 22 театр чыгыш ясаячак. Фестиваль барлыгы 500 катнашучыны җыячак.
«Нәүрүз» төньяк төркиләренең театр сәнгате эгидасы астында узачак. Фестивальдә Хакасиядән ике театр, шулай ук Алтай һәм Тыва артистлары катнашачак, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.
Фестиваль спектакльләре Казанның алты театр мәйданчыгында тәкъдим ителәчәк: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының һәм «Әкият» курчак театрының зур һәм кечкенә залларында, шулай ук К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында һәм Г.Кариев исемендәге Казан яшь тамашачылар театрында. Күрсәтүләр Кабан күле буенда ачык һавада да узачак.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: