Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Илдар Хәйруллин: «Нәүрүз school» фестивале театр студияләренең милли йөзен ача

Күренекле актер һәм педагог Илдар Хәйруллин «Нәүрүз school» халыкара театр фестиваленең театраль уку йортларының милли йөзен күрсәтә алачагына өметләнә. Бу хакта ул фестиваль ачылу уңаеннан М.Сәлимҗан...

Күренекле актер һәм педагог Илдар Хәйруллин «Нәүрүз school» халыкара театр фестиваленең театраль уку йортларының милли йөзен күрсәтә алачагына өметләнә. Бу хакта ул фестиваль ачылу уңаеннан М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында оештырылган түгәрәк өстәл сөйләшүендә әйтте.
Быел Казан театр училищесын Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин остаханәсе укучылары тәмамлый. Милли театр студияләренең «Нәүрүз school» фестивале программасына быелгы чыгарылышның ике спектакле кертелгән.
“Мин дүрт елга бер мәртәбә үз студентларым чыгарылышында гына дулкынланам. Бүген дә яшь, энергиясе ташып торган шәхесләрне күреп бик дулкынландым. Бу фестивальгә өметләрем зур. Мин һәр театраль уку йортының милли йөзен күрергә өметләнәм. Һәр театрның үз менталитеты, темпераменты һәм үзенчәлеге”, - диде Илдар Хәйруллин.
Тәҗрибәле педагог “Татар-информ” хәбәрчесе белән сөйләшкәндә үз студентларында артистлык кына түгел, ә шәхес тәрбияләргә омтылуын әйтте.

 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: