Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Өлкәннәр декадасында казанлылар өчен бушлай кино күрсәтү оештырылачак

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында казанлыларга «Алтын тәлинкә» I төбәкара кинопремиясе каталогыннан фильмнар күрсәтеләчәк. Кино күрсәтүләр 1-нче, 2-нче һәм 3-нче октябрь көннәрендә Ленин исемендәге мәдән...

Өлкәннәр ункөнлеге кысаларында казанлыларга «Алтын тәлинкә» I төбәкара кинопремиясе каталогыннан фильмнар күрсәтеләчәк. Кино күрсәтүләр 1-нче, 2-нче һәм 3-нче октябрь көннәрендә Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексы кинозалында узачак.
1-нче октябрьдә 12.00 сәгатьтә пенсионерларга «Өченче яшь» кыска метражлы фильмнар альманахын тәкъдим итәчәкләр, анда картлык кызыклы һәм сентименталь, гыйбрәтле һәм алдан күрелмәгәнчә булып килеп басачак. Тамашачылар үзәккә үтеп керерлек драмадан алып кара комедиягә кадәр төрле тарихларны күрә алачак.
2-нче октябрьдә 12.00 сәгатьтә «Камчатка Аюлары. Тормыш башы» документаль тасмасын күрергә мөмкин булачак. Картина табигый шартларда көрән аюларның гомеренең беренче елы турында сөйли. Җиде ай дәвамында төшерү төркеме Шпиленка исемендәге Көньяк Камчатка федераль тыюлыгы территориясендә Россиянең иң эре ерткычларының берсенең үсү серләрен сурәтләү өчен берничә аю гаиләсен күзәткән. Кинолента «Алтын тәлинкә» I төбәкара кинопремиясенең «Милли телдә иң яхшы документаль фильм» һәм «Иң яхшы оператор эше» номинацияләрендә җиңүчесе булды.
3-нче октябрьдә 12.00 сәгатьтә казанлылар блокада вакытында Ленинградтагы тормышны тасвирлаган «Мин үләргә теләмим» уен драмасын күрәчәк.
Барлык сеансларга керү ирекле, дип хәбәр итә «Время кино» дирекциясенең матбугат хезмәте.
 
KZN.RU

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: