Онлайн-экскурсиядә Казан эшмәкәрлеге тарихы турында сөйлиячәкләр
Бүген Татарстан Республикасы Милли музееның фәнни хезмәткәрләре онлайн-экскурсия уздырачаклар һәм Россия халкына Казан эшмәкәрлеге тарихы, революциягә кадәрге чорда төбәк икътисадын үстерүгә зур өлеш...
Чара 12.00 сәгатьтә башлана. Виртуаль экскурсиягә теләүчеләр сылтама буенча кушыла алачак.
«Россия буенча эшмәкәрлек сәяхәте» – Мәскәү эшкуарлары, меценатлар һәм хәйриячеләр музее проекты. Виртуаль сәяхәтләр циклы илнең төрле төбәкләрендәге революциягә кадәрге эшкуарларның мирасы белән таныштыра. Моның өчен әлеге тарих битен саклау һәм популярлаштыру белән шөгыльләнүче музей вәкилләре белән турыдан-туры телекүперләр үткәрелә. Трансляцияләрдә Россиянең төрле почмакларыннан йөзләгән тамашачы катнаша, дип хәбәр итә оештыручылар.
KZN.RU
Добавить комментарий