Павлова: Праймериз креатив фикерләүче кешеләргә үз сүзен әйтергә мөмкинлек бирә
«Бердәм Россия» партиясе праймеризы татарстанлыларның тормышын тагын да сыйфатлырак итүне максат итеп куйган актив гражданлык позициясендәге кешеләргә үзен күрсәтергә мөмкинлек бирә. РФ Дәүләт Думасын...

«Бердәм алдан тавыш бирү көне – партия эшенең прогрессив формасы. Әлеге процедура кандидатларга халыкны үзләренең сайлау алды программалары белән таныштырырга, ә кешеләргә кемгә ышансалар, шуны сайларга мөмкинлек бирә. Сайлаучыларыбыз ил Хөкүмәте тарафыннан куелган бурычларны хәл итәргә сәләтле иң нәтиҗәле һәм лаеклы кандидатларга тавыш бирер дип өметләнәм», - диде Ольга Павлова.
«Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты вәкиле буларак, шуны ышанып әйтә алам - «Бердәм Россия» партиясе һәм кандидатлар тарафыннан тәкъдим ителгән барлык программалар да гражданнарыбызның социаль статусын һәм иминлеген күтәрүгә юнәлдерелгән», - дип өстәде ул.
Ольга Павлова сүзләренчә, алдан тавыш бирүнең төп кыйммәте шунда ки, ул яшь, креатив фикер йөртүче һәм командада эшли белүче партия әгъзаларына үз сүзен әйтергә мөмкинлек бирә.
- Бүген Татарстанда хакимият партиясе праймеризын үткәрү өчен 460 участок ачылды. «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге праймеризында 222 кандидат катнаша, аларның һәр дүртенчесе партия әгъзасы түгел.
- Барлык кандидатлар да киң колачлы мәгълүмати-агитация эшен оештырды: сайлаучылар белән 400дән артык очрашу үткәрде, эш шул исәптән яңа форматта дискуссион һәм стратегик сессияләрдә дә барды. Шулай ук дебатлар үткәрү өчен 200 мәйданчык оештырылды.
"Татар-информ"
Фото: Александр Эшкинин
Добавить комментарий