Песошин Татарстанның «Театраль Идел буе» этабында җиңгән спектакльне карады
Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин «Театраль Идел буе» фестиваленең төбәк этабында җиңгән «Парковка» спектакленең язмасын карады. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте матбугат хезмәте хәбәр итә.Спектак...
Спектакльне Сөмбел Гаффарова драмасы буенча Казан дәүләт мәдәният институты студентлары куйды. Сюжет буенча Фатима исемле хатын-кыз үзенең тормыш өстенлекләрен яңадан барлый.
Фестиваль финалына Татарстаннан Георгий Хугаев пьесасы буенча «Жил-был пес» балалар спектакле чыкты. Спектакльне Чаллының 61нче гимназиясеннән «РИФ» театр студиясе тәкъдим итте.
- «Театраль Идел буе» проекты яшьләрне театр мохитенә җәлеп итүгә, патриотик, гуманистик кыйммәтләр булдыруга һәм яшьләр театр сәнгатен үстерү өчен яңа этәргеч бирүгә юнәлдерелгән.
- Төбәк этабында 483 коллектив катнашты. Җиңүче спектакльләрнең видеоверсияләре фестивальнең рәсми сайтында бастырылган.
"Татар-информ"
Добавить комментарий