Президент торак шартларын яхшырту өчен илкүләм проектларны берләштерергә тәкъдим итә
120 миллион квадрат метр торак сафка бастыру өчен Россия төбәкләренә берничә илкүләм проектның ресурсларын берләштерергә һәм 3 ел вакыт кирәк. Бүген Россия Дәүләт Советы Президиумының Казанда оештырыл...
«Торак һәм иҗтимагый урыннар белән бәйле илкүләм проект – иң масштаблы һәм катлаулы проектларның берсе. Бүген торак алуда төп механизм – ипотека. Әмма процент ставкасы арту сәбәпле аңа ихтыяҗ кимергә мөмкин», - диде Рөстәм Миңнеханов «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенең соравына җавап биреп.
ТР Президенты искәрткәнчә, торак төзелеше социаль инфраструктураны үстерүне таләп итә. «Без халыкны мәктәпләр, балалар бакчалары, хастаханәләр белән тәэмин итәргә тиеш, ә моңа зур акчалар кирәк. Әлеге бурычларны комплекслы төстә хәл итү өчен безнең илкүләм проектны башка федераль программалар һәм илкүләм проектлар белән берләштерү зарур. Тиешле база булдыру һәм төзелештә шундый күләмнәргә ирешү өчен якынча 2-3 ел вакыт таләп ителәчәк», - дип искәртте Рөстәм Миңнеханов.
- Татарстанда Россия Дәүләт Советының халыкның торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру мәсьәләләренә багышланган Президиум утырышы уза. Эшче төркемне республика Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкли.
"Татар-информ"
Добавить комментарий