Путин торак шартларын яхшырту буенча РФ Дәүләт Советы президиум утырышын үткәрергә кушты
Россия Президенты Владимир Путин Казанда РФ Дәүләт Советының торак шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыруга багышланган киңәйтелгән президиум утырышын үткәрергә йөкләмә бирде. Хокукый...
«2019 елның 10-12 февралендә Казанда «Халыкның тормыш шартларын яхшырту һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча Россия Федерациясе субъектлары башкарма хакимият органнары эше турында» РФ Дәүләт Советы президиумының киңәйтелгән утырышын үткәрергә», - диелә документ текстында.
«Татар-информ» агентлыгына мәгълүм булганча, республикада утырышка әзерлек мәсьәләләре белән ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгы шөгыльләнә. Утырышта ипотека буенча ставкаларны киметү, алданган өлешчеләр проблемасы, эскроу-счетлар кулланып өлешкә кереп йорт төзүнең яңа схемаларына бәйле мәсьәләләр хакында фикер алышачаклар.
РФ Президенты Владимир Путин 2018 елның декабрендә ил үсешендәге төп юнәлешләр буенча РФ Дәүләт Советының 16 эшче төркемен оештырды, аларны төбәк башлыкларына җитәкләргә йөкләмә бирде. Торак базарын үстерү һәм уңайлы шәһәр мохите формалаштыру буенча эшче төркемне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкләде.
"Татар-информ"
Добавить комментарий