Рафис Борһанов Татарстан мәгариф һәм фән министры вазифасыннан китте
Рафис Борһанов Татарстан мәгариф һәм фән министрлы вазифасыннан китте. Бу мәгълүматны Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгында расладылар.«Рафис Борһанов отставкага китте», — дип хәбәр иттеләр ведомст...
«Рафис Борһанов отставкага китте», — дип хәбәр иттеләр ведомствода.
Рафис Борһанов 2017 елның 4 декабреннән республика вице-премьеры — мәгариф һәм фән министры булып эшли башлады. 2014-2017 елларда ул Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестиция һәм эшмәкәрлек комитеты рәисе булып эшләде. 2010-2014 елларда Татарстан Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгын җитәкләде.
"Татар-информ"
Добавить комментарий