Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Республика ифтарына "Ашыгыч ярдәм" хезмәте дә җәлеп ителгән

V республика ифтарына җәмәгать транспортында бару кулайрак булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында  “Казан-Арена” стадионының генераль директоры Радик М...

V республика ифтарына җәмәгать транспортында бару кулайрак булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат очрашуында  “Казан-Арена” стадионының генераль директоры Радик Миңнәхмәтов белдерде.
Исегезгә төшереп узабыз, 15 июньдә Казанның Теннис академиясындә V республика ифтары оештырылачак. Әлеге уңайдан “Татар- информ” мәгълүмат агентлыгында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында матбугат очрашуы узды.
“Зур ифтарлар оештырырга өйрәндек, - ди Радик Миңнәхмәтов. - Казанның Теннис академиясе территориясе ифтар көнне тулысынча әйләндереп алыначак. Аерым керү урыннары билгеләнә, металл рамкалар куела. "Ашыгыч ярдәм" машиналары дежур торачак.  Медицина ярдәме күрсәтә торган кабинетлар эшләячәк. Масштаблы проектны уздыру өчен, куркынычсызлык таләпләрен һәрьяктан кайгырттык. Казанның Теннис академиясендәге парковка ябылачак. Ә янындагысы машиналар белән бик тиз тулачак, шуңа күрә авыз ачарга җәмәгать транспортында бару кулайрак булачак”.
«Татар-информ»

Добавить комментарий

Тема номера