Рөстәм Миңнеханов: Татарстан авыл тормышына зур игътибар бирә — биредә татарстанлыларның дүрттән бер өлеше яши
Татарстан авыл тормышына зур игътибар итә, республиканың мөһим бурычларының берсе — биредә тормыш иң югары стандартларга туры китерү. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов...
Ул искәрткәнчә, авыл җирлегендә хәзер татарстанлыларның дүрттән бер өлеше яши. Быел аларга һәм бөтен республикага җитди сынау белән очрашырга туры килде – республикада температура һәм явым-төшем саны 2010 елның корылыгына якын иде. Гадәттән тыш хәл режимы игълан ителде, әмма, барлык кыенлыкларга карамастан, авыл халкы тармакның өзлексез эшләвен тәэмин итте.
"Дым саклаучы һәм прогрессив технологияләрне системалы рәвештә кертү корылыкны аз югалтулар белән кичерергә мөмкинлек бирде. 2,4 млн.тонна ашлык җыелган, бу 2010 ел белән чагыштырганда 3,5 тапкырга диярлек күбрәк, 1 млн. тоннага якын шикәр чөгендере, 1 млн. тонна бәрәңге һәм яшелчә, 300 мең тонна май орлыгы», — дип санап үтте республика җитәкчесе.
Ул Чистай, Алексеевск, Арча районнары авыл хуҗалыгы предприятиеләрен аерым билгеләп үтте. Аларның югары нәтиҗәләре артыннан комбайнчылар, механизаторлар, агрономнар, инженерлар һәм җитәкчеләрнең зур хезмәте тора. Аларның команда эше һәм яңа технологияләр куллану авыл хуҗалыгы предприятиеләренә югары уңышка ирешергә ярдәм итте. Алдынгылар арасында Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» Холдинг компаниясен, «Август — агро», «Красный восток — Агро», «Агроинвест», «Хузангай», «Био-агро», «Продпрограмма»холдинг компанияләрен атады. Ул предприятие комбайнчыларына урып-җыю кампаниясен уңышлы башкарганнары өчен рәхмәт белдерде.
Шулай ук Татарстан Президенты республика терлекчеләренә рәхмәт белдерде, алар ярдәмендә ТР сөт җитештерү буенча лидер булып кала.
Биредә күрсәткечләр буенча Кукмара районы (сөт җитештерү), Балтач (эре мөгезле терлекләр саны), Тукай (дуңгызчылык һәм кошчылык) һәм Мамадыш (эре мөгезле терлек ите җитештерү буенча иң зур үсеш) лидерлар рәтендә.
Аннары республика җитәкчесе хуҗалык итүнең кече формаларын искә төшерде. Аның сүзләренә караганда, республикада җитештерелә торган барлык авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы алар өлешенә туры килә.
«Без һәрвакыт авылда хуҗалык итүнең кече рәвешләрен үстерүгә аерым игътибар бирәбез. Татарстанда 468 мең шәхси ярдәмче хуҗалык, 4 меңнән артык фермер хуҗалыгы, 300 дән артык кулланучылар кооперативы уңышлы эшли. Биредә авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы җитештерелә", - дип белдерде ул.
Йомгаклап, ТР Президенты авылда тормыш сыйфатын яхшырту — республика алдында торган иң мөһим бурычларның берсе, дип искәртте һәм тырыш хезмәт куйган хезмәтчәннәргә Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.
Тулырак мәгълүмат: https://tatar-inform.tatar/news/agriculture/08-10-2021/r-st-m-mi-nehanov-avyl-tormyshy-i-yugary-standartlarga-tury-kilerg-tiesh-5840533
Добавить комментарий