Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Роспотребнадзор хатын-кызлар хезмәтенә булган таләпләрне үзгәртергә җыена

Әниләр балаларын эштә дә ашата алачак, ә бала көткән хатын-кыз табигый яктылык төшкән бүлмәдә генә эшләргә тиеш.Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте...

Әниләр балаларын эштә дә ашата алачак, ә бала көткән хатын-кыз табигый яктылык төшкән бүлмәдә генә эшләргә тиеш.
Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек Федераль хезмәте (Роспотребнадзор) Санитар кагыйдә һәм нормаларның (СанПиН) "Хатын-кызның хезмәт шартларына санитар-эпидемиология таләпләре" проектын әзерләгән. Бу хакта "Известия" хәбәр итә.
Әлеге документтан аңлашылганча, яңа таләпләр буенча бала көткән хатын-кызларны табигый яктылык төшмәгән биналарда эшләтү тыела. Шулай ук эш бирүче яшь ярымга кадәрге баласы булган хатын-кызларны бала ашату өчен махсус җиһазландырылган бүлмә белән дә тәэмин итәргә тиеш. Анда өстәл, урындык, ятакчык, баланы биләүгә төрү өчен өстәл, унитаз һәм җылы су килгән юыну урыны булырга тиеш.


Яңа Санитар кагыйдә һәм нормалар бу ел дәвамында үз көченә керергә тиеш. Әлегә проект федераль министрлыклар тарафыннан килештерелә.


Сүз уңаеннан, хатын-кыз хезмәтенә булган гигиена таләпләренең гамәлдәгесе 1996 елда ук кабул ителгән булган.


Чыганак: "Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера