Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

«Россия – Ислам дөньясы» Төркеменең IV утырышында катнашучылар резолюция кабул итте

Махачкала шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дагыстан Республикасы башлыгы Владимир Васильев рәислегендә узган «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеменең IV...

Махачкала шәһәрендә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Дагыстан Республикасы башлыгы Владимир Васильев рәислегендә узган «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеменең IV утырышы резолюция кабул итү белән төгәлләнде.
Резолюция текстында әйтелгәнчә, дөньяда киеренкелек көчәйгән шартларда Россия һәм ислам дөньясы арасындагы хезмәттәшлек яңа яңгыраш ала, конструктив диалог һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен тиешле шартлар тудыру ихтыяҗы туа.
«Безнең бурыч радикализм һәм террорчылыкка каршы тору гына түгел, беренче чиратта, әлеге җинаятьчел идеяләрнең таралуына юл куймас өчен саклык чараларын күреп эш итүдән дә гыйбарәт. Шуңа бәйле рәвештә, утырышта катнашучылар Россия-мөселман «Булачак лидерлар академиясе»н оештыруны бертавыштан хуплый.
Әлеге проектның Якын Көнчыгыштагы вәзгыятьне тотрыклы итүдә генә түгел, тулаем алганда халыкара мәсьәләләрдә дә киеренкелекне йомшартуда әһәмияте зур», - диелә резолюциядә.
Барлык делегатлар да Россия Федерациясенә, «Россия – Ислам дөньясы» Стратегик күзаллау төркеменең рәисе, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка һәм Дагыстан башлыгы Владимир Васильевка кунакчыллык күрсәткәннәре һәм форум эшен яхшы оештырганнары өчен рәхмәт белдерде.
 
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: