Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Россия көнендә Казанда икенче тапкыр “Халыклар дуслыгы парады” үткәрелә

12 июньдә - Россия көнендә -  Казанда “Халыклар дуслыгы парады” була. Акция FIFA-2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан мәдәни программа кысаларында уза. Әлеге чара Россия көнендә барлык эре шәһ...

12 июньдә - Россия көнендә -  Казанда “Халыклар дуслыгы парады” була. Акция FIFA-2018 Футбол буенча дөнья чемпионаты алдыннан мәдәни программа кысаларында уза. Әлеге чара Россия көнендә барлык эре шәһәрләрдә узачак. Бу хакта Татарстан Мәдәният министрлыгы матбугат үзәге хәбәр итә.

Халыклар дуслыгы парадында яшьләр оешмалары, милли-мәдәни автономияләр, гражданлык җәмгыяте институтлары, студентлар берләшмәләре активлары, чакырылган шәһәр халкы катнаша.
Бәйрәмдә махсус мәйданнарда традицион халык уеннары, милли стильдә караоке-батл ярышлары, осталык дәресләре һәм башка чаралар оештырыла.
Биредә Татарстанда тупланган күптөрле милләт халкы яшьләре сурәтләнгән “Многоликий Татарстан” фотокүргәзмәсе белән танышып булачак.
Россия көненә багышланган концерт программасы булачак. Анда танылган Казан яшьләре төркеме – “Прогульщики” чыгыш ясаячак.

Халыклар дуслыгы парады 12 июньдә 11.00 сәгатьтә башлана. Ул М.Горький исемендәге Үзәк ял һәм мәдәният паркында уза.
 
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: