Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Россия җыелмасы Дөнья кубогында Швеция командасына оттырды

Олег Знарок командасының киләсе көндәше Төньяк Америка җыелмасы булачак.Хоккей буенча Россия җыелмасы Дөнья кубогының төркем турниры матчында Швециягә оттырды (1:2). Россиялеләр капкасына алкаларны Га...

Олег Знарок командасының киләсе көндәше Төньяк Америка җыелмасы булачак.
Хоккей буенча Россия җыелмасы Дөнья кубогының төркем турниры матчында Швециягә оттырды (1:2). Россиялеләр капкасына алкаларны Габриэль Ландеског һәм Виктор Хедман кертте, дип хәбәр итә "Спорт-экспресс".
Россиялеләрнең бердәнбер гол авторы Александр Овечкин булды. Россия җыелмасының капитаны соңгы секундларда исәпне тигезли алса да, хөкемдарлар әлеге алканы санамады.
Олег Знарок командасының киләсе көндәше Төньяк Америка җыелмасы булачак. Очрашу дүшәмбедән сишәмбегә каршы төндә була. Матч Мәскәү вакыты белән 03.00дә башлана.
Дөнья кубогы
Төркем турниры
B төркеме
РОССИЯ – Швеция – 1:2 (0:0, 0:2, 1:0)
Алкалар: Ландеског - 1 (күпчелектә., Карлссон, Бэкстрем), 30:41 - 0:1. Хедман - 1 (Хагелин, Х. Седин), 32:52 - 0:2. Овечкин - 1 (Малкин, Дацюк), 59:27 - 1:2.
Капкачылар: Бобровский (58:37) - Маркстрем.
Штраф: 8 - 6.
Хөкемдарлар: Маколи, О`Рурк.
18 сентябрь. Торонто. Air Canada Centre.
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: