Россиядә 2016 елда алкоголь куллану кимегән
Абсолют алкогольдән хисаплаганда, хәмер куллану 2,4% ка кимеп, 968 миллион литрны тәшкил иткән.Сәламәтлек саклау министрлыгы россиялеләрнең хәмерне азрак куллана башлаганын ачыклаган - бер кеше хисабы...
Мондый кимү 0,5 литр аракыга яки 5 литр 4% катылыктагы сыра күләменә тиң, дип аңлата газета.
Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте белдергәнчә, соңгы елларда илдә хәмер куллану кими. Монда спирлы эчемлекләр куллануны киметүгә юнәлтелгән чаралар да мөһим роль уйный.
Әлеге кимүне Росстат мәгълүматлары да раслый. Россиядә 2016 елда, абсолют алкогольдән хисаплаганда, хәмер куллану 2,4% кимеп, 968 миллион литрны тәшкил иткән.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы хәбәр иткәнчә, 2011-2015 еллар аралыгында Россия дөньяда алкоголь куллану буенча дүртенче урында урнашкан була (бер кеше башына 14,5 литр) . Аннан алдарак Молдавия (17,4 литр), Белоруссия (17,1) һәм Литва (16,2).
“Татар-информ”
Добавить комментарий