Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов 4 сентябрьдә Казанда БДБ илләре уеннарын ача

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 4 сентябрьдә Казанның Универсиада авылындагы флаглар аллеясында узачак беренче БДБ илләре уеннарын ачу тантанасында катнаша.ТР Президентының матбугат хезмәте җит...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов 4 сентябрьдә Казанның Универсиада авылындагы флаглар аллеясында узачак беренче БДБ илләре уеннарын ачу тантанасында катнаша.
ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова ТР Министрлар Кабинетында үткән брифингта шулай дип белдерде.
«Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов беренче БДБ илләре уеннарын ачу тантанасында катнашырга ниятли. Ул Универсиада авылындагы флаглар аллеясында узачак. Анда әлеге Уеннарда катнашучы илләрнең мәдәни күптөрлелеген, тарихын һәм традицияләрен чагылдыра, шулай ук халыклар дуслыгы темасын ачып бирә торган театральләштерелгән шоу тәкъдим ителәчәк», — диде спикер.
Ачылыш тантанасы Мәскәү вакыты белән 19.00 сәгатькә билгеләнгән.
Шунысын да искәртик: беренче БДБ илләре уеннары Казанда 4-11 сентябрьдә үтәчәк. Анда ун илдән килгән 23 яшькә кадәрге спортчылар катнаша, спортның 16 төре буенча барлыгы 184 комплект бүләк уйнатылачак.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: