Рөстәм Миңнеханов «Глобаль энергия» премияләрен тапшыруда катнашачак
6 сентябрьдә Казан Ратушасында дөньяның иң яхшы энергетиклары — «Глобаль энергия — 2021» премиясе лауреатлары билгеле булачак. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашачак.Премиянең...
Премиянең мәртәбәле кунаклары арасында «Глобаль энергия» ассоциациясе президенты Сергей Брилев, Нобель премиясе лауреаты һәм премиясен тапшыру буенча Халыкара комитет рәисе Рае Квон Чунг, Венгриядән комитет әгъзасы Марта Бониферт һәм ЮАРдан комитет әгъзасы Дмитрий Бессарабов булачак.
«Энергия балансы ягыннан караганда Татарстан Россиянең тулы моделен күрсәтә дияргә була. Соңгы елларда республикада чыгарылган нефтьнең күп өлеше нефть химиясенә китә, шулай ук альтернатив — җил һәм кояш энергетикасы да үсеш алды. Казан — лауреатларны игълан итү өчен дә, Россия һәм дөнья энергетикасының алга таба үсеш юллары турында фикерләшү өчен дә идеаль урын», — дип саный Сергей Брилев.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, лауреатлар халыкара комитетның ябык утырышында билгеләнәчәк һәм аларны Ратушада узачак тантанада игълан итәчәкләр. Быел бүләккә өч номинациядә 15 кеше дәгъва итә. Болар Россия, АКШ, Германия, Дания, Кытай һәм Согуд Гарәбстаны галимнәре.
Теләгән кешеләр тантананы 7 сентябрьдә ТНВ, «Россия 24» каналларында, шулай ук БМОның глобаль телевидениесендә карый алачак.
«Бу тантана премия лауреатларын Россия шәһәрләрендә игълан итү традициясен дәвам итәчәк. Былтыр ул Калугада К.Э.Циолковский исемендәге Космонавтика дәүләт музеенда узган иде», — дип сөйләде оештыручылар.
Киләсе елларда әлеге тантана Ханты-Мансийск автоном округында, Башкортстанда, Санкт-Петербургта һәм илнең башка субъектларында булыр дип планлаштырыла.
"Татар-информ"
Добавить комментарий