Рөстәм Миңнеханов Ленинград ветеран-блокадачылары оешмасы башлыгына Рәхмәт хаты тапшырды
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бөек Ватан сугышы ветераннары – камалыштагы герой-шәһәр Ленинградта яшәүчеләр» Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Альберт Комяков белән очрашты һәм аңа яшь...
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бөек Ватан сугышы ветераннары – камалыштагы герой-шәһәр Ленинградта яшәүчеләр» Казан шәһәр иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Альберт Комяков белән очрашты һәм аңа яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләгән өчен Рәхмәт хаты тапшырды. Бу хакта ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Рөстәм Миңнеханов Альберт Комяковка яшьләрне хәрби-патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлеш керткән һәм актив иҗтимагый эшчәнлеге өчен Татарстан Республикасы Президентының Рәхмәт хатын тапшырды», - диелә матбугат хезмәте хәбәрендә.
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында узды. Анда шулай ук республика хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, ТР Президенты Аппараты җитәкчесе урынбасары – ТР Президенты Департаментының эчке сәясәт мәсьәләләре буенча җитәкчесе Александр Терентьев катнашты.
- Узган якшәмбедә, 27 гыйнварда, Россиядә Ленинградны камалыштан тулысынча азат итүнең 75 еллыгын билгеләп үттеләр.
"Татар-информ"
Фото: tatarstan.ru
Добавить комментарий