Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов: Махсус икътисади зоналар булган төбәкләр тәҗрибәсен файдалану мөһим

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында Россия Федерациясе Икътисади үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты. Очрашуда Рөстәм Миңнехан...

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида Россия инвестицион форумы кысаларында Россия Федерациясе Икътисади үсеш министры Максим Орешкин белән очрашты. Очрашуда Рөстәм Миңнеханов "Территорияләрне үстерүнең бердәм механизмын камилләштерү өчен махсус икътисади зоналар эшчәнлек алып баручы төбәкләр тәҗрибәсен файдалану мөһим", - диде. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фикер алышуның төп темасы Россия Федерациясендә эшкуарлык алып бару өчен ташламалы шартлар булган территорияләрне үстерүнең бердәм механизмын эшләү мәсьәләләре булган.
Максим Орешкин билгеләп үткәнчә, территорияләрне үстерүнең бердәм механизмын эшләүнең төп бурычлары – дәүләт ярдәме чараларын файдалануны оптимальләштерү, территорияләрне үстерүнең яңа инструментларын формалаштыру, конкрет территорияләрнең икътисади потенциалын арттыру.
Үз чиратында территорияләрендә махсус икътисади зоналар, алдан социаль-икътисади үсеш территорияләре булдырылган һәм эшләп килүче төбәкләр губернаторлары дәүләт ярдәме механизмнарын камилләштерү, махсус икътисади зоналарда җитештерүләр булдыру өчен потенциаль инвесторларны җәлеп итү буенча үз тәкъдимнәрен сөйләгәннәр.
Аерым алганда, Татарстан Республикасы Президенты – Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе советы рәисе Рөстәм Миңнеханов берничә тәкъдим турында мәгълүмат бирде. Ул билгеләп үткәнчә, Татарстанда ике махсус икътисади зона – «Алабуга» һәм «Иннополис» эшли. Шулай ук алдан социаль-икътисади үсеш территориясе бар, анда резидент компанияләр теркәлгән инде.
Рөстәм Миңнеханов территорияләрне үстерүнең бердәм механизмын камилләштерү өчен махсус икътисади зоналар эшчәнлек алып баручы төбәкләр тәҗрибәсен файдалануны тәкъдим иткән.
Киңәшмә барышында эш төркеме төзү турында карар кабул ителде, аңарга Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгы белгечләре һәм Россия Инновацион төбәкләре ассоциациясе әгъзалары булган төбәкләр вәкилләре керәчәк.
Фикер алышуларда Калуга өлкәсе, Ульяновск өлкәсе, Пермь крае губернаторлары һәм Россия Федерациясе Икътисади үсеш министрлыгының Җайга салучы йогынтыны бәяләү департаменты, Региональ үсеш департаменты вәкилләре катнашты.
Бүген "Татар-информ" Рөстәм Миңнеханов Сочида «Алабуга» корпоратив университеты тәҗрибәсе хакында сөйләде, дип хәбәр итте.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера