Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Рөстәм Миңнеханов шәһәрләр янында эш урыннары булдыру мөһимлеген әйтте

Массакүләм торак төзелеше территорияләрендә социаль инфраструктура гына түгел, эш урыннары да булдыру мөһим. Шунлыктан бизнес өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеха...

Массакүләм торак төзелеше территорияләрендә социаль инфраструктура гына түгел, эш урыннары да булдыру мөһим. Шунлыктан бизнес өчен шартлар тудырырга кирәк. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР бизнес-омбудсменының районнардагы вәкилләре белән очрашуда әйтте.
«Әгәр дә планлы системалы эш булмаса, социаль инфраструктура, бигрәк тә мәктәпләр мәсьәләләре белән бәйле катлаулы вазгыять барлыкка киләчәк. Шуңа күрә без бу эшне планлаштырырга һәм координацияләргә тиешле махсус орган булдырачакбыз», — дип белдерде ул.
Инфраструктура үсеше, беренче чиратта, агломерацияләр барлыкка килү белән бәйле. Шәһәрләр үсеше социаль-мәдәни өлкәгә, транспорт юнәлешенә йөкләнешне арттыра. Бу мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк.
«Безнең эштә район башлыкларының җәлеп ителүе һәм кызыксынуы бик мөһим, чөнки кече һәм урта бизнес — ул территорияләр. Без җитәкче эшкә җәлеп ителгән җирдә инфраструктура булдырылганын күрәбез, ярдәм бар. Әмма шул ук вакытта республика җитәкчелеге куйган бурычларны күбесенең аңламавын күзәтәбез», — диде Татарстан Президенты.
"Татар-информ"
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: