Рөстәм Миңнеханов: Татарстан цифрлы трансформация буенча адынгы булырга тиеш
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Цифрлы үсешкә ярдәм итү ассоциациясе әгъзалары белән очрашу үткәрде. Чара ИТ-паркта узды.«Без цифрлаштыру турында сөйлибез икән, иң мөһиме — ул кадрлар. Техник һ...
«Без цифрлаштыру турында сөйлибез икән, иң мөһиме — ул кадрлар. Техник һәм технологик шартлар тудырырга мөмкин, әмма кадрлардан башка моннан файдаланып булмаячак. Шунлыктан дәүләт идарәсе һәм бизнесның барлык дәрәҗәләрендә тиешле компетенцияләргә ия кешеләр булырга тиеш», — дип белдерде Миңнеханов, очрашуны ачып.
Аның сүзләренчә, коронавирус пандемиясе аркасында кертелгән чикләүләр цифрлы продуктларны үстерү катализаторы булды, Татарстан исә цифрлы трансформация өлкәсендә лидерга әверелергә тиеш.
«Республика лаеклы урынны яуларга һәм цифрлы трансформация өлкәсендә әйдәп баручы позицияләрен тәэмин итә торган темплар белән үсәргә тиеш. Предприятиеләргә үзләренең идарә һәм җитештерү процессларының цифрлы трансформациясен әзерләргә кирәк», — дип искәртте ТР Президенты.
Моннан тыш, Миңнеханов хәзерге вакытта торак пунктлар эчендә бүлү челтәренең тиешле дәрәҗәдә үсеш кичермәве аркасында, республикаңа цифрлы сервисларның барлык спектрыннан файдалана алмый торган 200 мең йорт хуҗалыгын интернетка киң полосалы тоташу мөмкинлеге белән тәэмин итәргә йөкләмә бирде. Әлеге эшне ТР Дәүләт идарәсен цифрлы нигездә үстерү, мәгълүмат технологияләре һәм элемтә министрлыгы контрольдә тотачак.
"Татар-информ"
Добавить комментарий