Рөстәм Миңнеханов: WorldSkills-2019 ярышларына әзерлек актив стадиягә керде
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills-2019 дөньякүләм чемпионатына әзерлек һәм аны үткәрү буенча Республика оештыру комитеты утырышын уздырды һәм эшләрне үз вакытында, сыйфатлы итеп башка...
«Бу Татарстан Республикасы өчен стратегик әһәмияткә ия проект, аңа әзерлек эшләре актив стадиягә керде, без барысын да үз вакытында һәм сыйфатлы итеп башкарырга кирәклеген яхшы аңлыйбыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.
- 2019 елның 20-24 маенда Казанда «Яшь профессионаллар» (WorldSkills Россия) VII Илкүләм чемпионатының финалы узак.
«Казанда узачак дөньякүләм чемпионатта катнашучылар, кунаклар саны 200 меңгә җитәр дип көтелә, оператив төркем һәм 13 эшче төркем булдырылган. Бүген ярышларга әзерлек кысаларында проблемалы мәсьәләләр хакында фикер алышачакбыз, төп юнәлешләр буенча чемпионатка әзерлекнең барышы турында эшче төркем җитәкчеләренең докладларын тыңлаячакбыз», - диде Миңнеханов.
«Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге чемпионатның төп ярышлар мәйданчыгы булачак. Чемпионатта катнашучылар һәм экспертлар «Универсиада авылы» торак комплексында яшәячәк. «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәге территориясендә урнашачак Skills Culture Park күңел ачу паркы чемпионатның төп мәдәни мәйданчыгы булыр дип көтелә. Чемпионатны ачу һәм ябу тантаналары Үзәк стадионда узачак.
"Татар-информ"
Добавить комментарий