Рөстәм Миңнеханов: WorldSkills чемпионатын оештыруда Гарәп Әмирлекләреннән үрнәк алачакбыз
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген WorldSkills International халыкара оешмасы президенты Саймон Бартли, WorldSkills Internati...
Очрашу барышында яклар үткән ярышлар көне турында фикер алышты. Рөстәм Миңнеханов тагын бер тапкыр WorldSkills чемпионатының оештырылу дәрәҗәсенә соклануын белдерде.
WorldSkills Abu Dhabi 2017 президенты Мөбәрәк Әл Шәмси оештыру комитеты эшен югары бәяләгән өчен рәхмәт белдерде. «Без бүген сезнең ярышлар белән шәхсән кызыксынуыгызны күрдек. Сез бер минутка да телефоныгызны куеп тормадыгыз һәм үз камерагызга барысын да төшереп бардыгыз. Бертуктаусыз безгә четерекле сораулар биреп тордыгыз. Бер уйлаганда, күзгә күренми торган детальләргә дә игътибар иттегез. Бу исә Казандагы чемпионат лаеклы дәрәҗәдә узар дигән өметләр уята».
«Әлбәттә, Әмирлекләрдә WorldSkills дөнья чемпионатын әзерләү кысаларында зур эш башкарылган. Монда һәр нәрсә мөһим бит. Безгә WorldSkills International хезмәттәшләребез бик ярдәм итте», – дип мөрәҗәгать итте ул Саймон Бартлига һәм Дэвид Хоуига: «Без бүген Абу Дабида 80 илдән берничә мең катнашучы һәм эксперт кабул итәбез. Ярышларны бөтен дөньядан килгән 750 массакүләм мәгълүмат чарасы вәкилләре яктырта. 4 көн эчендә ярышларны 105 меңнән артык тамашачы караган, шуларның 35 меңе – студентлар һәм мәктәп укучылары».
«Без эшче һөнәрләренең абруен бергәләп пропагандалыйбыз. Бу хәзерге дөньяда бик мөһим. Россиядә эшче һөнәрләрен популярлаштыру буенча зур эш башкарыла, аларның иң яхшы бөтендөнья стандартларына туры килү мәсьәләсе дә безнең өчен бик әһәмиятле. Саймон һәм Дэвид – безнең күптәнге дусларыбыз һәм Казанда WorldSkills чемпионатын уздыру буенча төп киңәшчеләребез дә булып тора. Россия Хөкүмәте һәрвакыт безнең өчен ачык һәм оештыру мәсьәләләрен хәл иткәндә төрлечә ярдәм күрсәтә. Без дөньядагы иң югары дәрәҗәгә ирешергә тиешбез. Бигрәк тә, без Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә үрнәк алырлык нәрсәләрне күп күрдек», – дип йомгак ясады Рөстәм Миңнеханов һәм бу илдәге хезмәттәшләрен Татарстан Республикасына чакырды.
"Татар-информ"
Добавить комментарий