Рус телле укучыларның республика тестында телдән сөйләме тикшереләчәк
"Җиңелрәк программага китәр өчен, татар балалары да рус төркемнәренә языла. Бу дөрес түгел", – диде министр.Быел татар теленнән төп дәүләт имтиханы контроль-тикшерү материалларына, эксперимент буларак...
Быел татар теленнән төп дәүләт имтиханы контроль-тикшерү материалларына, эксперимент буларак, телдән сөйләм өлеше кертелгән. Бу хакта кичә Мөслимдә “Татарстан Республикасында милли мәгариф: бүгенге көн мәсьәләләре, чишелеш юллары" секциясенең пленар утырышында Татарстанның мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов билгеләп узды.
“Нәтиҗәләр начар түгел: яңа уку елында рус телендә аралашучы укучыларның барысы да республика тестында телдән сөйләм өлешен үтәчәк”, – диде министр урынбасары.
Татарстанның вице-премьеры – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов 9 сыйныфны 36 мең бала тәмамлавын шәрехләде, шуның 20 меңгә якыны рус телле балалар өчен татар төркемнәрен сайлаган.
“Бу дөрес түгел, җиңелрәк программага китәр өчен, татар балалары да рус төркемнәренә язылган. Шуңа күрә без киләсе елда телдән сөйләм белән БДИ кертәбез. Сөйләм телен караячакбыз. Шуңа күрә ата-аналарга да җиткердек, балалар белән дә эш алып барабыз. Бу төркем белән безгә эшләргә, комплектлау вакытында бу мәсьәләне ахыргача хәл итереп бетерергә кирәк дип исәплибез”, – диде министр.
Илдар Мөхәммәтов бу эшнең февральдән башланачагын әйтте.
“Татар-информ”
Фото: Александр Эшкинин
Добавить комментарий