Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Каенлык Сабан туена шәһәр яны поездларында барып җитәргә мөмкин булачак

23-нче июньдә Казанда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узачак. Бәйрәм чаралары шәһәрнең дүрт мәйданчыгында оештырыла. Мирный поселогындагы Каенлыкка Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары шәһәр...

23-нче июньдә Казанда татар халкының милли бәйрәме Сабантуй узачак. Бәйрәм чаралары шәһәрнең дүрт мәйданчыгында оештырыла. Мирный поселогындагы Каенлыкка Татарстан башкаласы халкы һәм кунаклары шәһәр яны поездларында барып җитә алачак.
Электричкалар Казан-1 станциясеннән   00.05, 07.40, 09.40, 12.25, 14.45, 18.05, 19.23, 21.05 сәгатьтә кузгалачак, кире юнәлештә - 06.51, 09.05, 11.45, 14.10, 17.31, 19.09, 20.31, 22.16 сәгатьләрдә. Юл вакыты 10 минут тәшкил итәчәк.
Әлеге маршрутта уналты электропоезд йөри. Алар Казан, Вахитов, Каенлык, Комбинат, Юбилей, Столбище, Аэропорт станцияләрендә тукталыш ясыйлар, дип хәбәр итә «Содружество» акционерлык җәмгыяте матбугат хезмәте.
 
KZN.RU
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: