Сабантуйга килүчеләр өчен Марс кырында урын җитмәскә дә мөмкин – Париждагы ватандашларыбыз
Сабан туена килүчеләр өчен Марс кырында урын җитмәскә дә мөмкин, ди Парижда яшүче милләттәшебез, Франция татар җәмгыяте лидеры, «Дом Франция Татарстан» ассоциациясе вице-президенты Әлфия Айзатова.“Саб...
“Сабан туе белән кызыксынучылар бик күп. Бу социаль челтәрләр аша да ачык күренә, кичә репетицияне алкышлап тамаша кылучылар да күп иде. Беренче чиратта, әлбәттә, ватандашларыбыз кызыксына. Парижга бүген бөтен Европа татарлары җыела. Тагын шунысы да бар – бу бәйрәм Европада яшәүче рус телле элеккеге СССР халкы өчен дә кызыклы булачак. Кичәге репетиция буенча фикер йөртсәк, милли бәйрәмгә килүче халыкка Марс кырында урын да җитмәс кебек әле”, – диде “Татар-информ”га Әлфия Айзатова.
Ул биредәге ватанашларыбызның катнаш гаиләләрдә яшәүләрен, шунлыктан бәйрәмнең җирле француз халкына да үтеп керәчәген әйтте.
“Минем дусларым – французлар, инглизләр, иранлылар да киләчәк. Бөтенесенә кызык. Сабан туе мәйданы да бик масштаблы итеп бизәлгән – сокландыргыч”, – ди Әлфия Айзатова.
Ул французлар өчен массакүләм биюләрнең сирәк очрак булуын, шуңа күрә, һичшиксез, күрергә теләячәкләрен әйтте. “Аларның күбесе Миңнеханов килгәндә илчелектә үткәрелгән зур концертны да хәтерлиләр”, ди Әлфия Айзатова. “Тәмле ашатачаклары да французлар өчен зур әһәмияткә ия”, – дип тә өстәде ул. Төрки теллеләрнең бу бәйрәмне үзләренеке дип санавын әйтте. Балалар өчен дә уеннар оештырылуын белеп, күбесе балалар белән киләчәкләр, ди.
Бу бәйрәм инвестицияләр мәсьәләсендә дә этәргеч булыр дип уйлый «Дом Франция Татарстан» ассоциациясе вице-президенты.
“Әлеге масштаблы милли бәйрәмнән соң Франциядә килүче туристлар саны тәгаен артачак. Казан, һичшиксез, алар күрергә тиешле урын булып күңелләрендә калачак”, – диде ул һәм: “Ә французлар безне тормыштан тәм табып яши белергә өйрәтә алалар”, – дип тә өстәде.
«Татар-информ»
Добавить комментарий