Самосырово чүплеге урынына үлән чәчеп, сирень куаклары утыртачаклар
Самосырово чүплеген техник ысуллар кулланып кулланышка яраклы итү - рекультивацияләү этабын 26 апрельдә төгәлләячәкләр. Казан Башкарма комитетының Торак-коммуналь хуҗалыгы комитеты рәисе Искәндәр Гыйн...
«Без рекультивациянең беренче этабын төгәлләп киләбез. Полигонда сөзәклекләр ясадык, грунтны күчердек, чүплекнең бөтен өслеген пленка белән капладык һәм аңа бер метр калынлыгында балчык тараттык», - диде Искәндәр Гыйниятуллин.
Татарстанда иң зурлардан саналган Самосырово полигоны 32 гектар мәйданны били. Биредә күмелгән чүп-чарның гомуми күләме 45 миллион тоннага җитә. Рекультивациягә кадәр чүплекнең биеклеге 45 метрдан артып киткән. Полигонда рекультвация эшләрен «Русремстрой» оешмасы узган елның февраленнән бирле башкара.
«Татар-информ»
Добавить комментарий