WorldSkills катнашучыларын йөртәчәк машина шоферларын укыту башланды
Казанда 45нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатында катнашучыларны йөртәчәк машина шоферларын укыту башланды. Бу хакта «Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе» КБАО генераль директоры урынбасары...
«Машина йөртүчеләр составын укыту программасы ике төп өлештән тора. Беренчесе -теоретик, без шоферлар составына чемпионат, кунаклар турында һәм эшләргә туры киләчәк маршрутлар турында төп мәгълүматны җиткерәбез. Икенчесе – барлык машина йөртүчеләр өчен 36 сәгать күләмендә мәҗбүри маршрут стажировкасы», - дип хәбәр итте Денисов.
Аның сүзләренчә, ярышларда катнашучыларны туристлык тибындагы 202 автобус һәм 99 җиңел автомобиль йөртәчәк. Өстәвенә, Казан машина йөртүчеләре генә түгел, республика районнары һәм Россиянең башка төбәкләре вәкилләре дә җәлеп ителәчәк.
Машина йөртүчеләр өч еллык машина йөртү тәҗрибәсенә ия булырга һәм Эчке эшләр министрлыгы һәм ЮХИДИ базаларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуларга тикшерү узарга тиеш. Җиңел автомобиль йөртүчеләр өчен шулай ук инглиз телен белү кирәк. Аны тест белән тикшерәчәкләр, диде Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе башлыгы урынбасары.
"Татар-информ"
Добавить комментарий