Социаль челтәрләрдә “Сугыш - шигырьләрдә” проекты кысаларында 30 видеоролик таратылачак
Акцияне оештыручылар фикеренчә, яшьләр белән эшләүнең хәзерге вакытта иң нәтиҗәле чарасы булып репост тора.Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына Татарстанның иҗтимагый оешмалары социаль челтәрләрдә...
"Беренче тапкыр бу проект Бөек Җиңүнең 70 еллыгына эшләнде. Ул чакта яшьләр Бөек Ватан сугышы турындагы шигырьләрдән 70 видео ясады. Аннары алар социаль челтәрләрдә урнаштырылып, киң таралыш алды. Бу роликлар хәзер дә төрле патриотик чараларда кулланыла. Быел 30 видеоролик эшләргә планлаштырылган, алар инде әзер диярлек. Быел проектның темасы – Туган ил. Бу быел билгеләп үтелә торган мөһим дата – Октябрь революциясенең йөз еллыгына бәйле. Күпчелек шигырьләр дә – көмеш гасырга караган шагыйрьләрнеке. Алар Ватан темасына багышланган ", – дип сөйләде Анна Синеглазова.
Роликлар, алдагы еллардагы кебек үк, социаль челтәрләрдә репост ярдәмендә таратылачак. Телевизион трансляцияләр күздә тотылмый, чөнки бүген яшьләр телевизор карамый диярлек, дип аңлатты ТР Иреклеләр хәрәкәтен үстерү үзәгенең директоры.
"Татар-информ"
Добавить комментарий