Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Спурт банкта бүгеннән вакытлы хакимият кертелгән

Россия Үзәк банкы кредиторлар таләпләрен канәгатьләндерүне алты айга кадәр чикләде.Россия Банкы Спурт банкка Иминият кертемнәре агенты вакытлы хакимиятен кертте, кредиторлар таләпләрен канәгатьләндерү...

Россия Үзәк банкы кредиторлар таләпләрен канәгатьләндерүне алты айга кадәр чикләде.


Вакытлы хакимият эш алып барганда банк акционерларының һәм идарә органнарының вәкләтләре туктала.
Россия Үзәк Банкы хәбәрендә банкның финанс хәле тотрыксызлану шулай ук социаль челтәрләрдәге һөҗүмгә дә бәйле, дип җиткерелә. Мораторий кертү карары Спурт банкы җитәкчелегенең активларын гамәлгә кертә алмавы белән бәйле.
“Башлангыч этапта ликвидлык кимүне банкка ликвид активларын гамәлгә кертеп башкарырга мөмкин була. Аннан активлар белән эш итү банк контролендә булган предприятиеләрнең эре инвестицион проектын финанслагач авырлаша“, – диелгән һәм регулятор хәбәрендә.
Шуның белән бергә Россия Үзәк Банкы аның нинди проект икәнен хәбәр итми, ә ул проектны финаслау Спурт банкының үз акчасыннан өч тапкыр диярлек артык финанс күләмендә булган.
“Әлеге факт банк тарафыннан техник компанияләр катнашындагы төрле схемалар белән күрсәтергә тырышылган. Нәтиҗәдә, кредиторлар һәм кертемчеләрнең акчалары керем китерә торган озак вакытлы инвестицияләргә салынган, ә инвестиция проектын башкару финанслар җитмәү сәбәпле сузылган”, – дип билгеләп үтәләр Россия Банкында.
Банкның киләчәк язмышы кредит бирүче социаль әһәмияттәге предприятиеләр мәнфәгатеннән чыгып хәл ителәчәк.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: