Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Табиб татарстанлыларга коронавирусның йөклелек чорына йогынтысы турында сөйләячәк

Иртәгә, 23 июньдә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова Instagram соцчелтәрендә Татарстанның Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы битен...

Иртәгә, 23 июньдә, Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш акушер-гинекологы Татьяна Шиһабетдинова Instagram соцчелтәрендә Татарстанның Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы битендә туры эфир кунагы булачак.
Эксперт йөклелек чорында коронавирусның тәэсире, балага узарга планлаштырганда вакцинация сроклары һәм хатын-кыз организмына прививканың йогынтысы турында сөйләячәк.
Әңгәмәнең темасы «Киләчәк турында кайгыртып: вакцинация һәм ана булу» дип билгеләнгән. Модератор булып Татарстан Республикасы вице-премьеры Ләйлә Фазлыева чыгыш ясаячак. Онлайн-трансляция 11.00 сәгатьтә башлана.
Эфир Татарстанның Covid-19 таралуга каршы көрәш буенча оператив штабы (@stopcovid19.tatarstan) һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы — (@minzdravrt) аккаунтларында узачак.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: