Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган интеллектуаль уенга рәхим итегез!

22 ноябрьдә Татарстанның Чаллы шәһәрендәге «Нур» Яшьләр үзәгендә татар телендә интеллектуаль уен узачак. «Татар-информ» хәбәрчесенә оештыручылар сөйләвенчә, әлеге уенда катнашырга урта һәм югары һөнәр...

22 ноябрьдә Татарстанның Чаллы шәһәрендәге «Нур» Яшьләр үзәгендә татар телендә интеллектуаль уен узачак. 
«Татар-информ» хәбәрчесенә оештыручылар сөйләвенчә, әлеге уенда катнашырга урта һәм югары һөнәри югары уку йортлары студентларын чакыралар. Гаризалар белән 20 ноябрьгә кадәр мөрәҗәгать итәргә мөмкин.
Интеллектуаль уен ТАССР оешуның 100 еллыгына багышлана. Командада кеше саны бишкә кадәр булырга мөмкин.
Уен «Мизгел» милли мәдәни клубы «Нур» Яшьләр үзәге һәм шәһәр хакимияте Мәгариф идарәсенең яшьләр эшләре бүлеге ярдәмендә үткәрелә.
Интеллектуаль уен Татарстан Республикасы Президентының “Татарстан Республикасында дәүләт милли сәясәте концепциясе турынада”гы Указы нигезендә “2016-2018 елларга Чаллыда муниципаль милли сәясәт программасын тормышка ашыру” кысаларында оештырыла.
Чыганак: "Татар-информ" http://tatar-inform.tatar/

Добавить комментарий

Тема номера