Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татар концертында - хәйрия акциясе

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 4 ноябрьдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән “Олы юл әйтте...” дип аталган концерт була. Ә...

Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә 4 ноябрьдә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җырларыннан төзелгән “Олы юл әйтте...” дип аталган концерт була. Әлеге концерт «Олы юл" китабын тәкъдим итү дә.
Концертта Фердинанд Сәләхов һәм Ярамир, Филүс Каһиров, Гөлшат Шәрәпова, Илнар Ялалов, Руслан Сәйфетдинов, Айгөл Хәйри, Алинә һәм Азат Кәримовлар, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар, Рөстәм Насыйбуллин, Рөстәм Гыйлфанов, Флорит Гыйздәтуллин, Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбле (сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов), "Татарика" халык уен кораллары оркестры (дирижер - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, профессор Ринат Халитов) катнаша.
6 ноябрьдә Татарстан Республикасы фольклор музыкасы дәүләт ансамбленең "Гәрәбә" дип аталган концерты була. Концерт программасында татар фольклор музыкасы классик шагыйрьләребез әсәрләре белән үрелеп барачак.
Концертлар 18.30да башлана.
Концертлар алдыннан, тәнәфес вакытында һәм концерттан соң филармония фойесында “Олы юл” китабын сату оештырыла. Китап сатудан кергән акча ДЦП авырулы 6 яшьлек Гөлназ Гатауллина гаиләсенә тапшырылачак.
Туганда Гөлназның үзе кебек үк матур игезәге Чулпан да була Дөньяга пар булып туган кызларга 7 ай тулгач гаиләгә борчу килә – балаларда гаять авыр чирләр табылып, аларны хастаханәгә реанимация бүлегенә салалар. Кызчыклар анда 3 ай яталар. Инде хастаханәдән чыккач та гаиләне хәсрәт көтеп торган – 5 көн узгач кызларның Чулпан исемлесе мәрхүмә була.
Гаилә исән калган кызлары Гөлназны аякка бастыру өчен барын да эшли. Ләкин алар гына күтәреп бетерә алмаслык чыгымнар да бар. Әлеге хәйрия акциясе Гатауллиннар гаиләсенә ярдәм йөзеннән оештырыла.

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: