Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан Фәннәр академиясенә яңа академиклар сайланды

Академиянең шәрәфле әгъзалары итеп Разил Вәлиев, Илдар Габитов, Зинфер Исмәгыйлов, Талия Хәбриева, Ягъсуф Шәфыйков сайланган.Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә яңа хокукый әгъзаларны (академикларны)...

Академиянең шәрәфле әгъзалары итеп Разил Вәлиев, Илдар Габитов, Зинфер Исмәгыйлов, Талия Хәбриева, Ягъсуф Шәфыйков сайланган.
Бүген Татарстан Фәннәр академиясендә яңа хокукый әгъзаларны (академикларны) һәм әгъза-мөхбирләрне, мактаулы һәм чит ил әгъзаларын сайладылар, дип хәбәр итә академиянең матбугат хезмәте.
Яшерен тавыш бирү юлы белән академиянең хокукый әгъзасы итеп унбер галим сайланган, алар арасында – КФУ ректоры Илшат Гафуров, Россия ислам институты ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин бар. Фәннәр академиясенә әгъза-мөхбир булып унике галим сайланган, алар арасында Рифкать Миңнеханов, Харис Мусин, Айрат Ситдыйковны телгә алырга мөмкин. Академиянең шәрәфле әгъзалары итеп – Разил Вәлиев, Илдар Габитов, Зинфер Исмәгыйлов, Талия Хәбриева, Ягъсуф Шәфыйков сайланган. Чит илдән ике галим Татарстан академиясенә әгъза итеп кабул ителгән.
Чыганак: "Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера