Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан язгы чәчү кампаниясе старт алды

Николай Титов чәчү техникасын кабул итү буенча саллы эш башкарылганын билгеләп узды.Татарстанда өченче көн-кичә генә язгы чәчү кампаниясе старт алды. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының экология...

Николай Титов чәчү техникасын кабул итү буенча саллы эш башкарылганын билгеләп узды.



Ул көн тәртибенә кертелгән “2013-2020 елларда Татарстанда авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе базарын, чималын һәм азык-төлеген җайга салу” дәүләт программасы үтәлеше мәсьәләсе буенча чыгыш ясады. 2017 елның 1 нче кварталында дәүләт программасы кысаларындагы чараларны финанслау якынча 1,5 млрд сум тәшкил иткән, шул исәптән 1,3 млрд сум федераль бюджеттан.
Николай Титов чәчү техникасын кабул итү буенча саллы эш башкарылганын билгеләп узды. Шулай ук, авыл хуҗалыгы техникасын кабул итүне кабаттан уздырганнар.
“Әйтергә кирәк, бүген авыл хуҗалыгы техникасының әзерлеге, узган елга караганда, күпкә югарырак”, – диде ул.
Быел язгы кыр эшләрендә республикада 11 мең трактор, 615 чәчү комплексы, 6,3 мең чәчкеч, 5,3 мең культиватор, 1 меңнән артык күп функцияле туфрак эшкәртү агрегатлары эшкә җигеләчәк. Бу чәчү кампаниясен билгеләнгән срокларда башкарырга мөмкинлек бирә. Ремонт эшләре уздыру өчен республикада 700гә якын төзекләндерү урыны, авыл хуҗалыгы машиналарын төзәтү һәм көйләү өчен 750дән артык пункт бар. Техника өчен кирәк-ярак кайтарту да күзәтү астында.
10 апрельгә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, 9673 берәмлек трактор төзекләндерелгән, әзерлек – 95 процент; 5563 чәчкеч ремонтланган, әзерлек – 99 процент. Чәчү комплексларының әзерлеге 92 процент, культиваторлар төзеклеге 99 процент дәрәҗәсендә. 2017 елда кыр эшләре сезонына авыл хуҗалыгы техникасын сафка бастыру өчен 3 млрд. сум, шул исәптән язгы кыр эшләренә 1,6 млрд. сум акча кирәк. 10 апрельгә авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан 1,3 млрд. сумлык запас частьлар сатып алынган.
"Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: