Татарстан Милли китапханәсе 27 миллион сумлык китап сатып алган
Татарстан Президенты Татарстан Милли китапханәсенә китаплар сатып алу өчен 27 миллион сум күләмендә грант биргән.Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова «Медиа бергә» фестивалендә белдергәнчә, ки...
Милли китапханә директоры Мәдинә Тимерҗанова «Медиа бергә» фестивалендә белдергәнчә, китапханәдә барлыгы 3 миллион 600 мең саклау берәмлеге исәпләнә.
«Биредә мәдәниятне саклау объекты саналган ике меңнән артык китап бар. Президент биргән грантка 27 миллион сумлык китап сатып алынды», — дип искәртте Тимерҗанова.
Спикер билгеләп үткәнчә, китапханәдә дөньяның барлык почмакларында татар телендә нәшер ителгән яки татар халкына багышланган китаплар сакланачак. ТР Милли китапханәсе әлеге басмаларны үзе сатып ала яки бүләк итәләр.
12-13 февральдә ТР Милли китапханәсендә Казан федераль университетында башланган «Медиа бергә» фестивале узачак.
"Татар-информ"
Добавить комментарий