Татарстан мөфтие Йеменнан килгән бер төркем делегация белән күреште
Бүген Татарстан мөфтие Йемен Республикасыннан килгән бер төркем делегация белән күреште. Очрашуның төп максаты булып, Казанда "Әл-Әзһәр" халыкара мәктәбен ачу мөминлекләрен өйрәнү торды. Шундый максат...

Бүген Татарстан мөфтие Йемен Республикасыннан килгән бер төркем делегация белән күреште. Очрашуның төп максаты булып, Казанда "Әл-Әзһәр" халыкара мәктәбен ачу мөминлекләрен өйрәнү торды. Шундый максат белән Татарстанга Доктор Сами Әл-Хиләли - "Әл-Хиләли" инвестицион холдингының директорлар Советы рәисе килде. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Башкала кунагы белән бергә, доктор Намер Ради - Әл-Хиләлинең урынбасары һәм Хелал Табит - компаниянең идарәчесе дә килде.
Камил хәзрәт йеменлыларга ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте эшчәнлеге турында сөйләде, Татарстандагы ислам мәгариф системасы белән кыскача таныштырды, "ТР Вакф" Фонды һәм "Зәкят" хәйрия фонды турында әйтте.

"Аль-Хиляли" инвестицион холдингы Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы белән тыгыз элемтәдә тора. Холдинг составына 20дән артык төрле оешма, шул исәптән: Малайзиядәге "Әл-Әзһәр" халыкара мәктәбе, "Әл-Хиләли" һәм "Әл-Әһләм" Хәйрия фондлары, башка сәнәгать, коммерцияле, сәүдә, төзелеш, газ өлкәсе, масс-меди һәм финанс хезмәтләр күрсәтә торган компанияләр керә.
Холдингның устав капиталын 100 миллион реал тәшкил итә һәм 2006 елда ачыла. Доктор Сами Әл-Хиләли үзе - Комор утраулары Республикасы Президентының һәм Того Республикасы Президентының икътисад буенча киңәшчесе. Шулай ук доктор Бәхрәйндә Комор утрауларының илчесе, Александриядә Комор утрауларының мактаулы консулы да булып тора.
Татарстан мөфтие белән очрашудан соң, кунаклар Казан Кремленә экскурсиягә юл тоттылар.
"Татар-информ"
Фото: dumrt.ru
Добавить комментарий