Татарстан омбудсмены һәм республика прокуроры Казанда гражданнарны бергәләп кабул итәчәк
8-нче июнь көнне Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Сәрия Сабурская һәм республика прокуроры Илдус Нәфыйков Казанда гражданнарны кабул итәчәк.Үз сорауларын бирергә теләүчеләргә алдан +7...
Үз сорауларын бирергә теләүчеләргә алдан +7(843)236-41-80 телефоны буенча язылырга кирәк.
Кабул итү Карл Маркс урамы, 61 адресы буенча узачак. Моннан тыш, Татарстан районнарында яшәүчеләрнең дә консультация алу мөмкинлеге бар. Аларның сорауларына спикерлар онлайн режимында Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең кабул итү бүлмәләрендә җаваплар бирәчәк, дип хәбәр иттеләр Татарстан Республикасында кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында.
KZN.RU
Добавить комментарий