Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстан парламенты депутатлары Премьер-министр кандидатурасын раслады

Депутатлар Алексей Песошин өчен бертавыштан диярлек тавыш бирде.Бүген бишенче чакырылыш Татарстан Дәүләт Советының 27 нче утырышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың Премьер-минист...

Депутатлар Алексей Песошин өчен бертавыштан диярлек тавыш бирде.


 Алексей Валерьевич Песошин 1963 елда туган. Рус милләтеннән. Казан Дәүләт университетын тәмамлаган, физика-математика фәннәре кандидаты.
Карьерасын КДУның Математика һәм механика фәнни техник тикшеренү институтында башлый.
2000-2007 елларда "Казанский завод газовой аппаратуры – Веста"да гомуми мәсьәләләр буенча генераль директор урынбасары, баш инженер, генераль директор вазифасын башкара.
2003-2007 елларда - әлеге заводның генераль директоры.
2007 елда "Золотой колос" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять холдинг компаниясе генераль директоры урынбасары- "Приволжская продовольственная корпорация” идарә компаниясе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять директоры.
2007-2010 елларда Казан шәһәре Совет районы хакимияте башлыгы.
2010-2014 елларда Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе.
2014 елдан алып Татарстан Премьер-министрының беренче урынбасары.
Сүз уңаеннан, Алексей Песошинга кадәр Премьер-министр вазифасын 7 ел дәвамында Илдар Халиков башкарган иде. Ул апрель башында үз теләге белән эшеннән китте.
“Татар-информ”

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: