Татарстан Президенты Беларусьның Россиядәге илчесе белән очрашты
Очрашу ТР Хөкүмәте йортында үткәрелдеБүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Игорь Петришенко...
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Беларусь Республикасының Россия Федерациясендәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле илчесе Игорь Петришенко белән очрашты. ТР Президенты матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Республика Хөкүмәте йортында үткәрелгән очрашуда Татарстан ягыннан Президент ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Премьер-министр урынбасары – мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов, Премьер-министр урынбасары – сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов һәм башкалар катнашты.
Яклар Россия – Беларусь мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Беларусь арасында үзара файдалы хезмәттәшлекне алга таба да дәвам иттерү мәсьәләләре буенча фикерләште. Биредә шулай ук тормышка ашырыла торган уртак проектлар турында да сүз булды.
Белешмә өчен. Татарстан белән Беларусь республикаларының хезмәттәшлеге даими нигездә алып барыла. 2015 ел йомгаклары буенча Татарстанның бу ил белән тышкы сәүдә әйләнеше 878,3 млн АКШ доллары күләмендә булды, шулардан Беларуська җибәрелгән товар 676,9 млн. доллар тәшкил итте, Татарстанга кертелгәне - 201,4 млн доллар. Ике яклы хезмәттәшлекнең төп юнәлешләре традицион – машина төзелеше, авыл хуҗалыгы машиналары төзелеше һәм махсус техника җитештерү, нефть, газ химиясе, текстиль, фармацевтика, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек товарлары.
Добавить комментарий