Рөстәм Миңнеханов Казанның Г.Тукай исемендәге скверында күренекле татар шагыйре һәйкәленә чәчәкләр салды.
Чәчәкләр салу Габдулла Тукайның туган көненә туры килде. Бүген татар классигының тууына - 131 ел.
Шулай ук шагыйрьне Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның Хөкүмәт әгъзалары, министрлык һәм идарә җитәкчеләре, республика парламенты депутатлары, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре зурлап искә алды.
Фото: Рамиль Гали
Добавить комментарий