Татарстан Президенты Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюковның өендә булды
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Хезмәт Герое Минтимер Шәймиев Казанда Социалистик Хезмәт Герое Илдус Мостюков өендә булдыл...
Рөстәм Миңнеханов Илдус Мостюковны Ватан Геройлары көне белән котлады, аның илнең оборона куәтен ныгытуга керткән зур өлешен билгеләп үтте. Аннары ТР Президенты Социаль Хезмәт Герое исеменә Җиңүнең 75 еллыгы уңаеннан юбилей медален тапшырды. Бүләк РФ Президенты Владимир Путин Указы белән гамәлгә куелды. Шулай ук Илдус Мостюков Татарстан Президенты Рәхмәтенә дә лаек булды.
Галим-конструктор Илдус Шәйхелислам улы Мостюков 1928 елда Казанда туа. КАИның радиотехника факультетын тәмамлый һәм 1955 елда Казан ОКБ-294кә урнаша. Авиация техникасы эшен өйрәнү һәм авиация өчен махсус чаралар һәм системалар эшләү белән шөгыльләнә.
1980 елда радиолокацион танып белүнең Бердәм дәүләт гомумроссия системасын ясаган өчен Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек була. Илдус Мостюков — «үзеңнеке-чит-ят» тану системасын ясаучыларның берсе.
Бүген тагын Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының социаль-икътисади үсешенә зур өлеш керткән һәм актив иҗтимагый эшчәнлек алып барган өчен Социалистик Хезмәт Геройларына, Хезмәт Даны орденының тулы кавалерларына, Россия Федерациясе Геройларына «Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә 100 ел» медальләрен тапшыру турындагы карарны имзалады.
"Татар-информ"
Фото: tatarstan.ru
Добавить комментарий