
Татарстан - Россиянең иң яхшы инновацион төбәге
"Ачык инновацияләр" форумы кысаларында "Россиянең иң яхшы инновацион төбәге-2016" конкурсына нәтиҗә ясалган.Бүген Мәскәүдә "Ачык инновацияләр" V халыкара форумында "Россиянең иң яхшы инновацион төбәге...
26 октября 2016
Бүген Мәскәүдә "Ачык инновацияләр" V халыкара форумында "Россиянең иң яхшы инновацион төбәге-2016" конкурсына нәтиҗә ясалган. Конкурста Татарстан җиңү яулаган, дип хәбәр итә республика Икътисад министрлыгы матбугат хезмәте.
2016 елның җиңүче төбәк кубогы Татарстан Республикасы икътисад министры Артем Здуновка тапшырылган. "Россиянең иң яхшы инновацион төбәге" конкурсы 2012 елдан башлап Хөкүмәт, Россиядә инновацион инфраструктуралар булдыруда катнашучы коммерцияле һәм җәмгыяви структуралар катнашында, Төбәкләрнең инновацион үсеше агентлыгы экспертлары тарафыннан оештырыла.
Чыганак: "Татар-информ" http://tatar-inform.tatar/
Добавить комментарий