Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда авыл туризмын үстерү буенча проектлар бәйгесе башланды

Конкурс проектлары авыл, аграр, этник, тарихи туризм үсеше юнәлешендә булырга тиеш.Татарстанда авыл җирлегендә агротуризмны үстерү буенча проектлар бәйгесенә заявкалар кабул итү башланды. Бәйгедә респ...

Конкурс проектлары авыл, аграр, этник, тарихи туризм үсеше юнәлешендә булырга тиеш.
Татарстанда авыл җирлегендә агротуризмны үстерү буенча проектлар бәйгесенә заявкалар кабул итү башланды. Бәйгедә республикада яшәүче 18 дән 35 яшькәчә булган  һәркем  катнаша ала. Бу хакта Татарстанның Туристлык буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Бәйгене Татарстан Аграр яшьләр оешмасы Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы һәм республиканың Туристлык буенча дәүләт комитеты белән берлектә “2014–2020 елларга ТР авыл яшьләре” программасы кысаларында үткәрә. Ведомство мәгълүматлары буенча, проектлар авыл, аграр, этник, тарихи һәм вакыйгалы туризм үсеше юнәлешендә булырга тиеш.
Бәйгедә катнашу өчен11 декабрьдән дә калмыйча документларны amo-rt@mail.ru электрон адресына: "Авыл туризмы" бәйгесенә" искәрмәсе белән юлларга кирәк.
Чыганак: "Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: