Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда бердәм дәүләт имтиханын 16,5 меңнән артык чыгарылыш сыйныф укучысы тапшырачак

Быел Татарстанда БДИны 16 мең 509 11-нче сыйныф, төп дәүләт имтиханын 36 мең 532 тугызынчы сыйныф укучысы тапшырачак.Узган ел абитуриентлар арасында «Мәгълүмат һәм исәпләү техникасы» кебек уку юнәлешл...

Быел Татарстанда БДИны 16 мең 509 11-нче сыйныф, төп дәүләт имтиханын 36 мең 532 тугызынчы сыйныф укучысы тапшырачак.
Узган ел абитуриентлар арасында «Мәгълүмат һәм исәпләү техникасы» кебек уку юнәлешләре популяр булган – югары уку йортларына 1538 кеше кергән, «Мәгариф һәм педагогик фәннәр» юнәлеше буенча 1480 кеше, «Химик технологияләр» юнәлеше буенча 1271 абитуриент, «Электр һәм җылылык энергетикасы» буенча 1217 кеше, «Машина төзелеше» буенча 890 кеше, «Техник системаларда идарә итү» буенча 456 кеше, «Клиник медицина» буенча 442 кеше, «Сәнәгать экологиясе һәм биотехнологияләр» буенча 376 кеше, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте.
2022-2023 уку елында Татарстанның югары мәктәбендә бюджет урыннары саны 21 мең 707-гә кадәр артачак. Россия буенча якындагы ике елда өстәмә рәвештә 45 мең бюджет урыны ачылачак, шуларның 75%-ы төбәкләргә биреләчәк. Бу хакта Россия Президенты Владимир Путин үзенең хәзерге Федераль Җыенга юлламасында хәбәр итте. Моннан тыш, 10 млрд сум Россиянең педагогик вузларын модернизацияләүгә бүлеп биреләчәк.
KZN.RU
 

Добавить комментарий

Тема номера
Журнал Татарстан

Подпишитесь на обновления: