Татарстан

Иҗтимагый-сәяси басма

Здесь побывал «Татарстан»

Татарстанда беренче рәсми коллектор агентлыгы теркәлде

2017 елның 1 гыйнвареннан коллекторларга чикләүләр кертүче Федераль закон үз көченә керде.Татарстанда беренче рәсми коллектор агентлыгы – бурычларны кайтарту буенча «Редут» фирмасы теркәлде, дип хәбәр...

2017 елның 1 гыйнвареннан коллекторларга чикләүләр кертүче Федераль закон үз көченә керде.
Татарстанда беренче рәсми коллектор агентлыгы – бурычларны кайтарту буенча «Редут» фирмасы теркәлде, дип хәбәр итә Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе матбугат хезмәте.
Бүген юридик затның Хезмәт дәүләт реестрына кертелүе турында беренче таныклык бирелде.
Искәртеп үтик, 2017 елның 1 гыйнвареннан коллекторларга чикләүләр кертүче Федераль закон үз көченә керде. Әлеге бизнес белән Суд приставлары федераль хезмәте реестрына кертелгән оешмалар гына шөгыльләнергә хокуклы.
Хезмәт дәүләт реестрында әлеге юнәлешне бурычларны кайтартуда дәүләт реестры һәм контроль эшчәнлеге алып баручы бүлек башкара. Бүлек Казанда Яхин урамында урнашкан.
Чыганак: "Татар-информ"

Добавить комментарий

Тема номера